Лениногорскида ГТО тапшырдылар

2019 елның 27 сентябре, җомга

2019 елның 25-26 сентябрендә Лениногорскида барлык категория халык арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең 1 этабы узды.  Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларга «1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" манежында кагыйдәләрне аңлаттылар һәм алар узарга тиешле дисциплиналар белән таныштырдылар. 

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы – ул ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга тапшырылачак значок кына түгел, ә әлеге чарада катнашучылар алачак дәрәҗә дә", – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Лениногорск шәһәренең "ГТО" БФСК җитәкчесе Алевтина Гончарова. 

Фестивальдә барлыгы 200дән артык кеше катнашты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу халыкны шәһәрдә ГТО Фестиваленә җәлеп итүнең беренче югары нәтиҗәсе. Барлык катнашучылар да бик көчле рух һәм спорт чыныгуы күрсәттеләр, шулай ук чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International