Лениногорскида үзмәшгульлек буенча очрашу үтте

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәдәният сараенда гражданнарның үзмәшгульлеге буенча чираттагы очрашу узды, бу юлы мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән сәнгать һәм музыка мәктәбе хезмәткәрләре, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, авыл мәдәният йортлары һәм клуб хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды»  төбәк вәкиле Альбина Шиһапова 2019 елның 1 гыйнварыннан махсус салым режимы билгеләнүе турында хәбәр итте. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешегә хисап тапшырырга һәм беркетелгән иминият взносларын түләргә кирәк түгел. 

Чара ахырында сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International