Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә инвалидларга ярдәм итү технологиясе - Монтессори педагогикасы кулланыла. Бу аерым алымнар, алар индивидуаль үсеш тизлеген һәм баланың сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәнфәгатьләрен исәпкә ала.
Монтессори-материаллар тою органнарын үстерергә булыша, бу әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат кытлыгы булган балалар өчен аеруча мөһим. Әлеге метод ярдәмендә баланың танып-белү активлыгы күзәтелә, ул һәрвакыт дәресләргә бик теләп бара.