2019 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хәмидуллин Әклим Даут улы белән Зәйтүнә Әхтәм кызының «Алтын» туйлары билгеләп үтелде.
2 ноябрьдә Бөтенроссия сәнгать төне акциясендә Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда рәссам Евгений Завитневичның "Незнайка на Луне" дигән күргәзмәсе ачылачак.
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны эшләячәк. “Кайнар линия” телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
28 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы булды.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, республика территориясендә аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Җил булачак.
19-20 октябрьдә Казанда Татарстанның яшь геологларының IX республика турниры үтте. Анда республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре командалары катнашты.
Татарстан Республикасында 2020 ел уңышы өчен 498,1 мең га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге бодай, 121,6 мең га (24,4%) – көзге арыш. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый белешмәләр бирде.
30 октябрьдән 6 ноябрь аралыгында республика территориясендә "Көзге каникуллар" профилактик чарасы узачак. Ул балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән.
Лениногорск мәшгульлек үзәге эшсезләрне бушлай укырга чакыра.
27 октябрьдә Зәй шәһәрендә грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры И.Х.Минһаҗев истәлегенә багышланган республика турниры үтте