Лениногорск көрәшчеләре грек-рим көрәше буенча республика турнирыннан призлы урыннар алып кайттылар

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

27 октябрьдә Зәй шәһәрендә грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры И.Х.Минһаҗев истәлегенә багышланган республика турниры үтте

Анда Татарстан һәм башкорстанның төрле шәһәрләреннән 140лап көрәшче катнашты. Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. 

Үз үлчәү авырлыкларында Кирилл Бердников һәм  Егор Илюхин җиңүче булды. Икенче урында -Ильназ Салахов, Сергей Чатуров, Богдан Бадрутдинов. Өченчедә -  Азамат Шамарданов, Кирилл Маркин, Данис Кадиханов .

Котлыйбыз, уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International