Гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны эшләячәк.  “Кайнар линия” телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

“Кайнар линия” телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.

Консультация вакыты: 09:00дән 17:00гә кадәр.

Гражданнарга түбәндәге консультацияләр биреләчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, “Мәрхәмәт-Милосердие” ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International