Лениногорскиның 6нчы мәктәбе коллективы югары лигада катнашты һәм призлы урынга лаек булды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

19-20 октябрьдә Казанда Татарстанның яшь  геологларының  IX республика турниры үтте. Анда республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре командалары катнашты. 

Турнирда безнең муниципаль район данын 6нчы мәктәпнең 9-11 сыйныф укучылары командасы яклады. Алар югары лигада чыгыш ясап, призлы урын алды. 6нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Кристина Ибраһимова шәхси беренчелектә призлы урын алды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International