2019 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хәмидуллин Әклим Даут улы белән Зәйтүнә Әхтәм кызының «Алтын» туйлары билгеләп үтелде.
Моннан нәкъ менә 50 ел элек, ерак 1969 елның 25 октябрендә Хәмидуллиннар гаиләсе үз никахларын Татарстан АССР Лениногорск районы Тимәш авыл Советында теркәгән. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буынга - оныкларына тапшыралар. Бу истәлекле көндә Әклим Даут улы һәм Зәйтүнә Әхтәм кызы Татарстан Республикасының Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге белгече Семенова Анастасия Виталий кызы Хәмидуллиннар гаиләсенә Юбилей таныклыгы тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тормышларында бары якты мизгелләр генә теләде.