30 октябрьдән 6 ноябрь аралыгында республика территориясендә "Көзге каникуллар" профилактик чарасы узачак. Ул балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән.
Әлеге чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда балаларның тиешле кагыйдәләрне үтәвенә игътибар бирәчәк. Кагыйдәләрне бозу очраклары булганда, полиция хезмәткәрләре ЮИД, педагоглар, ата-аналар комитеты белән эшлиячәк.