ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

16 ноябрьдә - шимбә көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 10 ноябрендә Мәдәният сарае сәхнәсендә 21 нче тапкыр «Лениногорск йолдызы»балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды. Яшь талантлар хореография, вокал һәм конферанс буенча осталыкларын күрсәттеләр. I-нче сайлап алу турына барлык номинацияләрдә 96 гариза бирелгән иде. Иң кечкенә катнашучыга  4 яшь (Нигъмәтуллин Таһир), ә иң өлкән катнашучыга – 18 яшь (Хәмидуллина Камилә).

Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү күптән күркәм традициягә әверелде. 2019 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Бойкачев Владимир Василий улы белән Любовь Филипп кызын Алтын юбилей белән котладылар. 

Мәдәният сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Статистикадан күренгәнчә, салкыннар башлану һәм ягу чоры башлану белән, җылыту миченең төзек булмау яки янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында янгын чыгу куркынычы арта. Лениногорск муниципаль районы буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу фактны сезонлы суыту белән генә түгел, ә күп кенә шәхси йорт хуҗалары аларны яңа җылыту сезонына әзерләп өлгермәү белән дә бәйлиләр. Мондый мичләрне эксплуатацияләү янгын чыгу куркынычын арттыра, аның сәбәбе-мичнең дөрес урнаштырылмавы яки төзек булмавы, ягулык режимын бозу (янучы һәм җиңел кабынучы сыеклыкларны эретү өчен куллану, топкадан коелу яки кайнар күмерләр салу, күп күләмдә ягулык яндыру). 

Бүген дүшәмбе көнне мэриядә гомумшәһәр планеркасында шәһәр һәм районның актуаль сораулары каралды. Анда предприятие-оешма, ремпублика министрлыкларының территориаль бүлекчәләре, хезмәт күрсәтү җитәкчеләре катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткә чакыра:

Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы Полина Галимова Санкт-Петербургта узган «Академия Керамики» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды.

5 нче ноябрь көнне Тимәш урта мәктәбендә зур вакыйга булды. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән хөрмәткә лаеклы шәхес - Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 265 ел булу уңаеннан “Габдерәхим Утыз Имәни укулары – 2019”  төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

28-нче ноябрьдән 1-нче декабрьгә кадәр үзиреклеләрнең «Игелекле Татарстан» йомгаклау форумы узачак. Анда катнашу өчен гаризаларны 20-нче ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International