Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы Полина Галимова Санкт-Петербургта узган «Академия Керамики» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды.
Әлеге конкурсның бүләге – Кырымга, “Артек” лагеренең тематик сменасына юллама. Полина анда катнашачак. Полинаны һәм укытучысын Асия Гречнаяны котлыйбыз. Әйтергә кирәк, Полина икенче ел рәттән җиңү яулый.Котлыйбыз!