Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тарафыннан тапшырылган документлар пакетлары буенча дәүләт теркәве сроклары кыскартылды. Шулай итеп, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш – бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9дан 5 эш көненә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12дән 9 эш көненә кадәр. Документларны электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Порталы аша биргәндә (rosreestr.ru) - бу срок нибары бер эш көне тәшкил итә!
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Безнең шәһәрдә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Манефида Михайловна Кузнецова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Халык санын алу-илдә билгеле бер вакытка яшәүче һәм аның төгәл чикләнгән өлеше турында демографик, икътисадый һәм социаль мәгълүматларны җыю, гомумиләштерү, бәяләү, анализлау һәм бастыруның бердәм процессы.
16 ноябрьдә сәгать 7.00 дән 12.00 гә кадәр Ленинградская урмында ( Гафиятуллин белән Вахитов урамнары арасы) юллар ваытлыча ябыла. Бу вакытта үзәк мәйданда ярминкә узачак.
Әгәр сезгә вазифаи затларның гамәлләрендә коррупция яки башка явыз ниятләрдән файдалану фактлары турында билгеле булса, шулай ук коррупциягә каршы чараларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр булган очракта, бу хакта хәбәр итегез — сезнең мәгълүмат һәм ярдәм эшне нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан үзгәртелүе турында хәбәр итә: Паркны яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында консультация пункты белгечләре тарафыннан 2019 елның 11 ноябреннән 15 ноябренә кадәр гражданнарга аларның куллану хокуклары һәм бу хокукларны яклау ысуллары турында мәгълүмат бирү һәм консультация бирү мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен «Кайнар линия» оештырылды.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы архивына 2017 елдан бирле күчемсез милеккә 125 меңнән артык документ оригиналы керде, шулардан 65 меңнән артыгы – 2019 елның 10 аенда керде. Нигездә, бу-дәүләт хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән, шулай ук «кирәксез»булып калган күчемсез милек объектларына хокук раслый торган документлар. ТР Кадастр палатасы күчемсез милеккә булган онытылган документларның кайда саклануын һәм аларны ничек алырга мөмкин булуын аңлатты.
Физик затлар транспорт һәм җир салымнарын, шулай ук физик зат милкенә салымны салым органы тарафыннан җибәрелгән хәбәрнамәләр (яки Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында салым түләүченең шәхси кабинеты аша алынган хәбәрнамәләр) нигезендә түли. Күрсәтелгән салымнарны узган салым чорыннан (ел) соң килүче елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.