«Игелекле Татарстан» форумы: ничек катнашучы булырга?

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

28-нче ноябрьдән 1-нче декабрьгә кадәр үзиреклеләрнең «Игелекле Татарстан» йомгаклау форумы узачак. Анда катнашу өчен гаризаларны 20-нче ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Форумда Татарстан Республикасы волонтерлык берләшмәләре тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясалачак, шулай ук «Татарстан үзиреклесе - 2019» республика конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен билгеләячәкләр. Моннан тыш, форумда катнашучылар якындагы берничә елда үзиреклелекне үстерү буенча стратегик сессиягә кушылачаклар.

Форумда 12 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар, Татарстан Республикасының үзиреклеләр хәрәкәтләре, берләшмәләре һәм оешмалары активистлары, җитәкчеләре, мәктәп һәм студентлар волонтерлык отрядлары җитәкчеләре һәм активистлары, иҗтимагый яшьләр һәм балалар берләшмәләре активистлары, Татарстан муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша ала.

Форум ТР Лаеш районындагы «Регина» кунакханәсендә узачак.

Катнашу өчен гаризалар 20-нче ноябрьгә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы сайтында, шулай ук Татарстан Республикасы үзиреклелегенең мәгълүмати-ресурс үзәге рәсми сайтында урнашкан «Проектлар һәм чаралар» бүлегендә эленгән форма буенча кабул ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International