Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткә чакыра

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткә чакыра:

- полиция патруль-пост хезмәте;

- полициянең участок уполномоченные (югары юридик белемле, РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү мәҗбүри түгел)

 вәкаләтле вәкил;

- шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторы;

Хезмәткә кандидатлар үзләренең шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге буенча Эчке эшләр органнары хезмәткәренең хезмәт вазыйфаларын башкарырга сәләтле булырга тиеш.

Эчке эшләр органнарына хезмәткә керүнең иң чик яше 40 ел тәшкил итә.

Тулы социаль пакет:
- хезмәткәрләр форма киемнәре белән тәэмин ителәләр;
- төзелеш яки торак сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү алуның 10 ел хезмәт итү вакыты чыкканнан соң мөмкинлеге;;
- торак өчен акчалата компенсация бирү;
- карьера үсеше;
- 30 тәүлектән еллык түләүле ял;
- сезгә һәм якын туганнарыгызга түләүсез медицина хезмәте күрсәтү, шулай ук 100% түләүле больничный;
- Россия Эчке эшләр министрлыгының ял йортлары һәм санаторийларына бушлай юлламалар алу мөмкинлеге;
- тормыш һәм сәламәтлекне мәҗбүри дәүләт иминләштерүе каралган;
- Россия Эчке эшләр министрлыгы югары уку йортларында бушлай уку мөмкинлеге;
- хезмәткәрләрнең балаларын мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләренә ташламалы шартларда кабул итү хокукы.

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлегенә (Лениногорск ш., Агадуллин ур., 20, 1нче бит) яки 2-72-41 телефоны буенча (кадрлар бүлеге) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International