2019 елның 10 ноябрендә Мәдәният сарае сәхнәсендә 21 нче тапкыр «Лениногорск йолдызы»балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды. Яшь талантлар хореография, вокал һәм конферанс буенча осталыкларын күрсәттеләр. I-нче сайлап алу турына барлык номинацияләрдә 96 гариза бирелгән иде. Иң кечкенә катнашучыга 4 яшь (Нигъмәтуллин Таһир), ә иң өлкән катнашучыга – 18 яшь (Хәмидуллина Камилә).
Якшәмбе көнне фестиваль тулы аншлаг белән узды. 15 декабрьдә узачак II сайлап алу турына 77 катнашучы узды. Йомгаклау III туры һәм Гала-концерт гыйнвар аенда узачак.