Иң ихлас сүзләр туган телдә яңгырый. Лениногорск туган якны өйрәнү музее Бөек Ватан сугышында Җиңү турында туган телендә сөйләргә чакыра. Быел туган телләр көнен без Җиңүнең 75 еллыгына багышлыйбыз.
14 нче балалар бакчасында ата-аналар белән берлектә "Юл белгечләре" дигән балалар-яшүсмерләрне профилактикалау буенча чара узды.
Башлангыч сыйныф укытучыларын методик яктан тәэмин итү максатыннан, 2020 нче елның 14 нче февралендә 2нче урта мәктәп базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм директор урынбасарлары өчен республика методик семинар-практикумы үткәрелде.
Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән үткәрде.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында филиалы белгечләре 2020 елның 17 февраленнән 02 мартына кадәр мәктәпләрдә азык-төлек продуктлары бирү буенча автоматлар (вендинг аппаратлары) аша өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырды.
Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән үткәрде.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча 18 февральдә төнлә һәм иртән аязучан болытлы һава көтелә.Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән көчле. Урыны белән бозлавык, буран, иртән һәм көндез аерым районнарда томан.
Халыкара менеджмент Академиясе ел саен үткәрелә торган «Ел менеджеры»Россия конкурсын үткәрә.
Фестиваль кысаларында йортлар фасадларында киң күләмле сәнгать эшләре оештырылачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар оештырылачак. 3 февральдә фестиваль кысаларында урам сәнгате фестивальләрен үткәрүгә Россия төбәкләреннән гаризалар кабул итү төгәлләнде. Эксперт советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирүнең шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород өлкәләре керде.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.