18 февральдә лениногорскилылар өчен һава торышы фаразлана

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча 18 февральдә төнлә һәм иртән аязучан болытлы һава көтелә.Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән көчле. Урыны белән бозлавык, буран, иртән һәм көндез аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнбатыштан 15-20 м, урыны белән секундына 25 метрга кадәр, көндез 9-14 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 20 метрга кадәр. 

Минималь һава температурасы төнлә 0..-4, көндез максималь һава температурасы -1..+3.

Юлларда бозлавык,  кар боткасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International