Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән үткәрде.
«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаменты директоры Марат Әхмәтов чыгышыннан башланды.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының 87% ын кече һәм урта бизнес тәшкил итә; Татарстан Республикасы Сәүдә – сәнәгать палатасы бүлегендә 450 дән артык консультация үткәрелгән; 4597 гомуми форма сертификаты, 3814 СТ-1 (БДБ илләре) преференциаль сертификаты, 1411 СТ-2 (Сербия) сертификаты тапшырылган.
Сәүдә-сәнәгать палаталарында резидентлыкның өстенлекләре:
- Инвестицион һәм инновацион проектларны алга этәрүдә ярдәм итү, инвесторлар һәм партнерлар, шул исәптән чит илләрдән дә;
- Икътисадны үстерүгә юнәлдерелгән инициативаларны эшләү өчен иҗтимагый берләшмәләр эшендә катнашу;
- Дөнья базарына чыгу һәм Россиядә партнерлар эзләү;
- Эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару мәсьәләләре буенча консультацияләр алу;
- Бизнеска йогынты ясый торган закон инициативаларын бәяләүдә катнашу;
- Потенциаль партнерлар һәм дәүләт хакимияте органнары өчен тәкъдимнәр алу;
- Сәүдә-сәнәгать палаталары һәм аларның партнерлары тарафыннан оештырыла торган ачык чараларда катнашу;
- Бизнес өчен 500 дән артык хезмәт.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы:
- дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында үз резидентларының мәнфәгатьләрен белдерә һәм яклый;
- эшкуарлык инфраструктурасын булдыруда һәм үстерүдә катнаша;
- эчке һәм тышкы базарларда Татарстан предприятиеләренең интеллектуаль милек объектларын, товарларын, хезмәтләрен һәм объектларын алга этәрүгә ярдәм итә;
- бизнес алып баруның цивилизацияле принциплары тарата;
- Татарстан товар җитештерүчеләрнең һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең уңай эшлекле имиджын формалаштыруга ярдәм итә;
- эшмәкәрләрнең социаль җаваплылыгы сәясәте алып бара.
Киңәшмәдә шулай ук Стратегик үсеш буенча рәис урынбасары Елена Агеева һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге вәкиле Марат Габдрахманов катнашты.
Район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан бер атна эчендә башкарылган эшләр турындагы доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов чыгыш ясады.
Җитәкчеләр шулай ук узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында да хәбәр иттеләр.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашучыларның игътибарын 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшыру буенча чаралар үткәрүгә, мошенниклар тозагына эләкмәү өчен профилактика чаралары , шулай ук язгы чакырылышка әзерлекне, янгын куркынычсызлыгы буенча контрольне, автоматик янгын хәбәрчеләре куюны кебек мөһим эшләрне билгеләп үтте, хезмәт күрсәтүче оешмаларга шәһәр һәм районның барлык урамнарын, тротуарларын, күпкатлы йорт түбәләрен кардан һәм боздан чистарту буенча эш алып барырга күрсәтмә бирде.