Иң ихлас сүзләр туган телдә яңгырый. Лениногорск Туган якны өйрәнү музее Бөек Ватан сугышында Җиңү турында туган телендә сөйләргә чакыра. Быел туган телләр көнен без Җиңүнең 75 еллыгына багышлыйбыз.
21 февральдә 14:00 сәгатьтә Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее барысын да «Туган телдә Җиңү турында» чарасына чакыра. Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы җырны үз туган телендә җырлау, шигырь яки прозадан өзек сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек ул. Бу сугышта катнашкан ата-бабаларыбыз турында туган телдә сөйләсәк, бигрәк тә шатбыз.
Чарада чыгыш ясау өчен 5 - 05 - 91 телефоны буенча шалтыратырга яки lkm_leninogorsk@mail.ru адресына гариза язарга кирәк.