«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында филиалы белгечләре 2020 елның 17 февраленнән 02 мартына кадәр мәктәпләрдә азык-төлек продуктлары бирү буенча автоматлар (вендинг аппаратлары) аша өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне сез эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кайнар линия телефоннары: Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге телефоны - 8 800 555 49 43, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында белгечләре аша алырга мөмкин, телефон:(885595) 5 – 25 – 87, 5-14-35