14 нче номерлы балалар бакчасында «Юл белгечләре" дигән профилактик чара узды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

14 нче балалар бакчасында ата-аналар белән берлектә "Юл белгечләре" дигән балалар-яшүсмерләрне профилактикалау буенча чара узды.

 Әлеге чараның максаты: балаларда уен эшчәнлеге аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне гомумиләштерү һәм ныгыту,тәрбияләнүчеләрнең педагоглар белән хезмәттәшлеккә әзерлеген формалаштыру. Уенда өлкән яшь төркемнәренең 2 командасы катнашты. Кызыклы конкурс уенында балалар һәм өлкәннәр үзләренең юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр, бу күңелле һәм шул ук вакытта танып-белү ярышында җиңелүчеләр булмады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре яхшы кәеф күтәренкелеге белән генә чикләнмичә, үзләренең эрудицияләрен дә күрсәттеләр, шәһәр урамнарында һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм яңгыраттылар.

 Чара бергәләп флешмоб белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International