ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

7 март көнне Лениногорск шәһәренең Бадминтон үзәгендә, язның беренче бәйрәменә багышланган, гүзәл затлар арасында бадминтон буенча традицион турнир булып узды. Турнирда 21 гаилә дуэты катнашты, алар гүзәл затлар һәм аларның балалары һәм якын туганнары. Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләреннән дә катнашучылар читтә калмады.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

23 – 27 нче март көннәрендә «Ихлас» мәчетендә кыз балалар өчен ял итү чаралары уздырылачак. 

2020 елның 15 мартында "Рациональ кулланучы" ("The Sustainable Consumer") девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге чараны үткәрү кысаларында 2020 елның 11 мартыннан 20 мартына кадәр 09-00 дән 16-30 га кадәр 5-36-64 номеры буенча кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча шалтыратулар һәм консультацияләр кабул итү буенча «кайнар линия» оештырыла.

Яз иң янгын куркынычы сезоны булып санала, кар эрегәч кенә, былтыргы кипкән үлән калган, ә яшел әле үсмәгән. Бу чорда янгын теләсә нинди ялгышлык, ташланмаган төпчек аркасында, кояшта кызган пыяла аркасында, коры үләнне махсус яндыру һәм территорияләрне җыештырганда чүп-чарны контрольсез яндыру аркасында барлыкка килергә мөмкин!

2020 елның 8 мартында шәһәребездә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Ядкәр Нәгыйм улы Галимов  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 11 мартта Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр, урыны белән томан. Көндез явым-төшемсез.

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә. Тарихи бу бәйрәм күп илләрдә хатын-кызлар бердәмлеге көне буларак барлыкка килде. Волонтерлар һәм «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре әлеге бәйрәмгә багышланган берничә чара үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток – Башлангыч» комплекслы үзәге эшендә мөмкинлекләре чикле балалар булган гаиләләргә социаль-психологик ярдәм мөһим һәм кирәкле юнәлеш булып тора, дип саныйлар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсын дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International