Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Түгәрәк мөһер астында" дип исемләнгән фонд күргәзмәсе эшли.
2020 елның 8 мартында Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов Бөек Ватан сугышы ветераны Ефременкова Валентина Петровнаны 79 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 10 мартта Лениногорскида аязучан болытлы һава. Явым-төшем күбесенчә юеш кар һәм яңгыр рәвешендә. Аерым районнарда томан.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, "Форпост" үзәге активистлары Ленин исемендәге мәйданда "Сөйкемле ханымнар өчен" котлау акциясе уздырдылар.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, Лениногорскида һава торышы
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшем күбесенчә юеш кар һәм яңгыр рәвешендә.
Аерым районнарда томан.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән 12 м/с ка кадәр.
Төнлә минималь температура 0..-4˚.
Көндез һаваның максималь температурасы + 3. +7˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Болытлы. Төнлә явым-төшем, нигездә, яңгыр рәвешендә. Иртән, көндез яңгыр. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр..+ 2. Көндез максималь һава температурасы+ 2..+ 5. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән котлыйбыз!
7 мартның 18 сәгатеннән 8 мартның 18 сәгатенә кадәр.
2020 елның 8 мартында Татарстан Республикасы территориясендә көчле көньяк җиле 15-18 м/с кадәр саклана.
«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында, «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе һәм «Волонтер» доброволецлар үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Гуськов Александр Григорьевичка визит ясадылар.
Лениногорск Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу бәйрәм аерым җылылык белән билгеләп үтелә, чөнки ул кешелек гүзәллегенә зур мәхәббәт һәм хөрмәт уята.