"Логос" үзәге волонтерлары һәм белгечләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар уздырды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә. Тарихи бу бәйрәм күп илләрдә хатын-кызлар бердәмлеге көне буларак барлыкка килде. Волонтерлар һәм «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре әлеге бәйрәмгә багышланган берничә чара үткәрделәр.

Чараларны үткәрүнең беренче этабы 10 нчы урта мәктәптә открыткалар конкурсын оештыру булды. Җиңүчеләр: 1 урын-Ганеев Раил; 2 урын-Алешин Матвей һәм Вечкилев Михаил; 3 урын-Шешлянников Ярослав.

Алга таба, 11 нче гимназиядә 2 “В” һәм 3 “В” сыйныф укучылары сөйкемле хатын-кызлар, шәһәребезнең кызлары өчен сәламәтлек, игелек, бәхет, елмаю һәм язгы кәеф теләп открыткалар ясадылар.  Әлеге котлау открыткалары, чәчәкләр һәм изге теләкләре белән волонтерлар һәм "Логос" үзәге белгечләре, шәһәр мәйданында, бәйрәм белән котладылар, ә  алар исә бүләк ителгән кәеф өчен рәхмәт белдерделәр. Соңрак, "Логос" үзәге базасында чәй эчү оештырылды, анда үзәк волонтерларының ир-атлар яртысы кызларны бәйрәм датасы хөрмәтенә котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International