7 март көнне Лениногорск шәһәренең Бадминтон үзәгендә, язның беренче бәйрәменә багышланган, гүзәл затлар арасында бадминтон буенча традицион турнир булып узды. Турнирда 21 гаилә дуэты катнашты, алар гүзәл затлар һәм аларның балалары һәм якын туганнары. Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләреннән дә катнашучылар читтә калмады.
Турнир нәтиҗәләре буенча:
беренче урынны - Дьячкова Ольга, Дьячкова Юля (Лениногорск шәһәре) алды.
икенче урында - Ганина Анна, Скутырлова Анастасия (Лениногорск шәһәре)
өченче урын - Ризванова Зөһрә, Ризванов Илназ (Азнакай шәһәре)
Барлык катнашучыларны турнирда яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!!