2020 елның 15 мартында "Рациональ кулланучы" ("The Sustainable Consumer") девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге чараны үткәрү кысаларында 2020 елның 11 мартыннан 20 мартына кадәр 09-00 дән 16-30 га кадәр 5-36-64 номеры буенча кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча шалтыратулар һәм консультацияләр кабул итү буенча «кайнар линия» оештырыла.
Шулай ук ТР, Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан күп функцияле үзәк бинасында «кулланучылар өчен Ачык ишекләр көне» оештырылачак, аның барышында теләсә кайсы граждан техник яктан катлаулы товарны кире кайтару тәртибенә, язмача претензияләр төзү тәртибенә, судка дәгъва гаризасы бирү тәртибенә кагылышлы барлык кызыксындырган сораулар буенча түләүсез консультация алырга мөмкин. Чара 2020 елның 20 мартында 14: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр узачак.