2020 елның 8 мартында шәһәребездә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Ядкәр Нәгыйм улы Галимов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ядкәр Нәгыйм улы 1930 елның 8 мартында туган, 12 яшьтән бирле Шөгер авылында колхозда эшли башлый.
1948 елда 1 нче бораулау конторасында һөнәри эшчәнлеген башлый, Ромашкино нефть ятмасы ачылганнан һәм 3 нче скважина бораулаганнан соң, Яңа Писмән авылына юнәлеш буенча эшкә китә, анда 1986 елга кадәр эшли.
67 елдан артык ветеран хатыны Роза Гатуф кызы Галимова белән дус һәм тату яши, ике бала үстерә, оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләргә булыша.
Ядкәр Нәгыйм улын 90 яшьлек юбилее белән котларга Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, гаилә парлары, туганнары һәм якыннары килгән иде.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов юбилярга истәлекле бүләк, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел»юбилей медален тапшырды.
Шулай ук Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ядкәр Нәгыйм улының тормыш иптәше Роза Гатуф кызы Галимовага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале һәм чәчәкләр тапшырды.
Чәй өстәле артында ветеран үзенең хатирәләре белән уртаклашты һәм Лениногорск районы Башлыгына ветераннарга булган игътибары һәм шәһәрне төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде.