ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорскида шәһәр юлларында чокырларны ямау буенча эшләр старт алды. Моңа Бөгелмә шәһәрендә асфальт-бетон заводын эшләтеп җибәрү һәм уңайлы һава шартлары ярдәм итте.

2020 елның 19 февралендә «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы башланды.

Янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре терминологиясендә янгыннарның күп сәбәпләре арасында ут белән балалар шаяруы да бар. Статистика буенча, Россиядә һәр егерменче янгын балалар шуклыгы яки ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар, өйдә ялгыз калып, үзләренә шөгыль эзлиләр. Еш кына аларның кулларына эләккән шырпы янгынның сәбәбе була. 


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына Кутузов ур., 23Д адресы буенча урнашкан балалар уен мәйданчыгының бер конструкциясенең идәнле нигезе булмавы турында телефон шалтыратуы килде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә тукымалардан эшләнгән күп тапкырлы битлекләрне ничек дөрес кияргә кирәклеге турында сөйләделәр.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Лениногорскида 31 мартта аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 18.03.2020  карантин очрагында эшкә яраксызлык листокларын рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен (алга таба – Кагыйдәләр) раслау турында 294 номерлы карар кабул ителде.

30 марттан башлап, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен, клиентлар хезмәтләрендә һәм Пенсия фонды идарәләрендә кабул итү алдан язылу буенча гына алып барыла.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Без дөньяда коронавирус эпидемиясе белән вәзгыятьнең кискен үсүен күрәбез. Безнең илдә, республикада һәм Лениногорск районында сезне һәм якыннарыгызны саклау өчен чаралар күрелә.

Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 2020 елның 30 мартыннан алып 03.04.202020 елга кадәр гражданнарны шәхси кабул итү туктатылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә бару билгеләнгән эшсез гражданнарны яңадан теркәү мәшгульлек үзәгендә теркәлгән вакытта күрсәтелгән гражданнарның контакт белешмәләре буенча дистанцион режимда башкарылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International