Карантиндагы затларга больничныйлар түләү тәртибе турында мәгълүмат хаты

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 18.03.2020  карантин очрагында эшкә яраксызлык листокларын рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен (алга таба – Кагыйдәләр) раслау турында 294 номерлы карар кабул ителде.

Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.

Аларның гамәлләре Россия Федерациясенә яңа коронавирус йогышы (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән илләрдән килгән иминләштерелгән затларга, шулай ук алар белән бергә яшәүче иминләштерелгән затларга, ягъни больничныйны хезмәткәр үзе генә түгел, ә гаиләнең бергә эшләүче әгъзалары да алырга мөмкин. Больничный алучыларның калган категорияләренә әлеге тәртип кагылмый.

Пособиене билгеләү һәм түләү Россия Социаль иминият фонды системасында (алга таба – ФСС) электрон документ рәвешендә урнаштырылган эшкә сәләтсезлек кәгазе нигезендә гамәлгә ашырыла.

Хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазьләрен кем бирә?

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (2019-nCoV) авыруы очраклары теркәлгән илләр территориясеннән Россия Федерациясенә килгән иминләштерелгән затларга, гражданин «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ сайтында шәхси кабинет аша гариза биргән очракта, Казан шәһәренең «18 нче шәһәр сырхауханәсе» ДАСУда үзәкләштерелгән "18 нче шәһәр сырхауханәсе" ДАСУда эшкә сәләтсезлекнең электрон кәгазьләрен дистанцион бирү эше оештырылды.

Шулай ук яңа коронавирус йогышы очраклары теркәлгән илләр территориясеннән кайткан иминләштерелгән граждан вакытлыча эшкә яраксызлыкка экспертиза үткәрү өчен яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итә ала.

Хезмәткәр нинди документлар рәсмиләштерергә һәм тапшырырга тиеш?

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында:http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1717800.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International