Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.
Лениногорскида хәрәкәт итүгә тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда, яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында, гражданнарга мәгълүмат бирү буенча “кайнар линия” эшли башлады
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.
Татарстан Министрлар Кабинеты эш бирүчеләр өчен өйдән чыгу тәртибен һәм белешмә формасын раслады. Документ Татарстан Хөкүмәте сайтында бастырылган.
Язгы-җәйге чорда чүп-чар яндырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм тиеш булмаган урыннарда учаклар ягу аркасында янгын чыгу ихтималы кискен арта. Урман янгыннарының күбесе сүнмәгән учаклардан барлыкка килә.
Бу хакта бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыяте мониторингы буенча Оператив штаб утырышында әйтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының хокук үзәге коронавирус эпидемиясе аркасында бизнеслары зыян күргән эшмәкәрләргә консультация күрсәтү өчен кайнар линия ачты.
Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Лениногорскида 1 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
2020 елның 1 апрелендә 3 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: