Бүген Лениногорскида шәһәр юлларында чокырларны ямау буенча эшләр старт алды. Моңа Бөгелмә шәһәрендә асфальт-бетон заводын эшләтеп җибәрү һәм уңайлы һава шартлары ярдәм итте.
Юл хезмәтләре авария хәлендәге чокырларны ремонтлауга төп басым ясый. «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән Төзелеш һәм Октябрь урамнары буенча ремонт эшләре алып барыла. Һава шартлары уңай булса, эшләр дәвам итәчәк.
Яңа сезонда Лениногорск муниципаль районында юл-урам челтәрен ремонтлау буенча 3 программа эшли. Юлларның бер өлеше, программага бәйле рәвештә, вак таш катнашмасы белән каплана, юл полотносын һәм ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлауга аерым игътибар бирелә.