Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына Кутузов ур., 23Д адресы буенча урнашкан балалар уен мәйданчыгының бер конструкциясенең идәнле нигезе булмавы турында телефон шалтыратуы килде.
Нәтиҗәдә, урынга «Новострой» ҖЧҖ хезмәт күрсәтүче оешмасы барып, «Горка» балалар уен корылмасының идән түшәменең ватылган участогын ремонтлады.
Игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.