Янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре терминологиясендә янгыннарның күп сәбәпләре арасында ут белән балалар шаяруы да бар. Статистика буенча, Россиядә һәр егерменче янгын балалар шуклыгы яки ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар, өйдә ялгыз калып, үзләренә шөгыль эзлиләр. Еш кына аларның кулларына эләккән шырпы янгынның сәбәбе була.
Янгынны кисәтү җиңелрәк булуы турында күпләрнең ишеткәне бар. Шуңа янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәү һәм үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куя торган уйланылмаган эшләргә юл куймау бик мөһим.
Иң мөһим кагыйдәне янгын вакытында гына түгел, ә һәрвакыт истә тотыгыз:
Янгын вакытында ярамый:
* алдан янгын сүндерүчеләрне чакырмыйча, утны сүндерү белән шөгыльләнергә;
* паникага бирелү;
• үз көчеңне һәм мөмкинлегеңне бәяләмәү;
• милекне коткарам дип, гомереңне куркыныч астына кую;
• яшеренү;
• баскычлар аша чыгарга омтылу;
* лифттан файдалану;
• югары каттагы тәрәзәдән сикерү;
Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.