ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Чисталык-сәламәтлек нигезе: коронавирус пандемиясе вакытында үзеңдә дезинфекцияне ничек дөрес итеп үткәрергә.

Лениногорскида ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен коронавирс белән бәйле вәзгыять аркасында 8 (85595) 5-24-48, 5-16-14 кайнар линиясе ачылды.

6 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның I кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды, ул Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәсилегендә узды.

Хөрмәтле Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы халкы 10 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлый, ул 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда республика территориясендә учаклар ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск «Гиара» тегү фабрикасында булды, анда ашыгыч хезмәтләр һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре өчен саклык битлекләре һәм махсус костюмнар җитештерү оештырылган.

Яңа коронавирус таралуга каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе - өслекләрнең дезинфекциясе, бигрәк тә металл һәм пластик, чөнки аларда вирус өч көнгә кадәр яшәргә сәләтле.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләүгә ярдәм итүнең төп механизмнарыннан берсе – ташламалы лизинг, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшырак шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алырга ярдәм итә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Росагролизинг» АҖ 2020 елның 6 апреленнән 1 июненә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кризиска каршы махсус тәкъдим кертте, ул төп бурычны 1 елга кадәр кичектерү мөмкинлеген күздә тота.

Бүген Лениногорскида ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова булды. Аларның килүенең максаты булып, коронавирус йогышы кабынган очракта, авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүнең әзерлеген тикшерү торды.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 8 нче апрельгә Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән юеш кар, көндез яңгыр явачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, законнарда каралган барлык срокларны үтәп, күчемсез милек белән килешүләр башкару өчен кирәкле теркәү гамәлләрен башкаруны дәвам итә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International