Лениногорскида җәмәгать урыннарын: урамнарны, тротуарларны, скверларны һәм паркларны комплекслы санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус йогышын профилактикалау максаты белән эшләнә.
Язгы-җәйге чор җитте, аны һәр кеше теләсә кайсы яшьтә зур шатлык һәм өмет белән көтә. Алда торган ял һәм бәйрәм көннәрендә табигатькә чыгу, үзләренең өй яны участокларында эшләү – болар барысы да озын кыштан арынырга мөмкинлек бирәчәк. Кызганычка каршы, кайберәүләр кар эрегәннән һәм кар суы киткәннән соң янгын чыгу ихтималы кискен артуын оныта.
Бүген Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов мәктәп директорлары белән киңәшмә үткәрде һәм ZOM программасы ярдәмендә дистанцион уку турында фикер алышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында республиканың мәгариф учреждениеләрендә дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин. Мәс., авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территорияләрендә генә булырга тиеш, боларга авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни халкы 30 мең кешегә кадәр булган шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә. Мәсәлән, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һәм башкалар.
Бүген «Россельхозцентр» ФДБУнең Лениногорск филиалында район Башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 9 апрельгә Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар явачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Торглар күләме 1,5 млн тоннага кадәр җитә, торглар башлануның якынча датасы – 13 апрель.
Бөтен халык өчен җиңел булмаган чорда "Братства пограничников г.Лениногорска" Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты өчен ярдәм акциясе үткәрергә карар кылдылар, чөнки монда яшәүчеләр коронавируска дучар.