Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар стационары COVID-19 дәвалануга әзерлеген тикшерде

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Бүген Лениногорскида ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова булды. Аларның килүенең максаты булып, коронавирус йогышы кабынган очракта, авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүнең әзерлеген тикшерү торды.

Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов озатуында алар РҮХнең Балалар стационарының Б корпусында булдылар, анда, коронавирус йогышы расланган очракта, якын-тирә шәһәрләрдән 18 яшьтән кечерәк пациентлар өчен 60 койка резерв госпитален әзерләү тулы көченә барды.

Комиссия хастаханә палаталарын коронавирус йогышы белән пациентларны дәвалау өчен минималь стандартларга туры килү-килмәүне тикшерде, мәгълүмат такталарын һәм махсус бүлмәләрне карап чыкты.

Лениногорск РҮХнең баш табибы Роман Кобзарев санитар режимны тәэмин итү максатларында үткәрелгән монтаж эшләре, конструктив үзгәрешләр, кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин итү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International