Татарстанда 10 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы халкы 10 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлый, ул 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда республика территориясендә учаклар ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела.

Татарстан халкы өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Янгынга каршы махсус режим чорында үләнне һәм чүп-чарны контрольсез яндыруны булдырмау өчен торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм халыкның урманнарга якын күпләп ял итү урыннары профилактик төркемнәргә патрульлек итәчәк. Алар составында - янгын хезмәте, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре.

Янгынга каршы махсус режим чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар күләме 2 тапкырга арта. Гадәттәге гражданнар өчен бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар 2-4 мең сум тәшкил итә, вазыйфаи затлар өчен - 15-30 мең сум, эшмәкәрләр өчен - 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 200-400 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International