Лениногорскида җәмәгать урыннарын махсус дезинфекцияләүче эремә белән эшкәртү дәвам итә

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Яңа коронавирус таралуга каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе - өслекләрнең дезинфекциясе, бигрәк тә металл һәм пластик, чөнки аларда вирус өч көнгә кадәр яшәргә сәләтле.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов шәхсән үзе җәмәгать урыннарын, кибетләрнең керү төркемнәрен һәм балалар мәйданчыкларын дезинфекцияләү процессын карады. Эшкәртү «Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе»ДБУ көче белән башкарыла.

Дезинфекция катнашмасы составына актив хлор керә. Бу куркыныч инфекцияләр таралу юлында өстәмә киртә. Бу эш дәвам итәчәк һәм район башлыгының шәхси контролендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International