Лениногорскида өлкән яшьтәге гражданнар өчен туклану һәм дару чараларын китерү буенча «кайнар линия» оештырылган

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Лениногорскида ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен коронавирс белән бәйле вәзгыять аркасында 8 (85595) 5-24-48, 5-16-14 кайнар линиясе ачылды.

Күрсәтелгән телефоннар буенча дарулар, азык-төлек һәм беренче кирәк-яраклар сатып алуда һәм китереп җиткерүдә ярдәм итәргә тиешле лениногоркилылар мөрәҗәгать итә ала.

Билгеләп үтәбез: азык-төлек һәм дарулар сатып алу, волонтерлар тарафыннан коммуналь түләүләр ялгыз (ялгыз яшәүче) өлкән яшьтәге кеше (инвалид) акчалары исәбеннән башкарыла; волонтерлар, социаль хезмәткәрләр беренче зарурлык продуктларын гына китереп җиткерә.

Лениногорскида ялгыз өлкән кешеләргә ярдәм оештыру өчен социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында волонтерлар отрядлары һәм төркемнәре формалаштырылган. Бу төрле вируслы авырулар, күп кеше һәм иҗтимагый урыннар өчен аеруча зәгыйфь булган өлкән кешеләргә баруны минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International