Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск нефть техникумында дистанцион укыту системасын сынап карады

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында республиканың мәгариф учреждениеләрендә дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Ул онлайн режимында мәгариф учреждениеләрендә дәресләрнең барышын күзәтте, укучылар һәм укытучылар белән аралашты. Бүгенге көндә республикада 96 урта һөнәри белем бирү оешмасы, 41 югары уку йорты һәм 1402 мәктәп дистанцион уку форматына күчте. Шул ук вакытта аларның кайберләре уку процессын оештыруда кыенлыкларга юлыкты, аерым алганда, техник характердагы проблемалар белән бәйле. 

Рөстәм Миңнеханов Лениногорск нефть техникумында нефть һәм газ ятмаларын эксплуатацияләү буенча онлайн-лекциядә булды. Техникум укытучысы игътибарын Интернет сыйфатына юнәлтте.  Онлайн-платформаларга югары ихтыяҗ аркасында кушылма кайчакта өзелә. Рөстәм Миңнеханов элемтә операторларының проблема турында белүенә һәм системалар җайга салуына ышандырды.

«Дистанцион укыту системасының уңайлы һәм нәтиҗәле булуы безнең өчен бик мөһим. Онлайн-платформаларга тоташуда билгеле бер кыенлыклар бар. Без моның өстендә эшлибез инде. Миңа белергә кирәк, ничек онлайн белем бирү системасы эчендә эшли. Нәкъ менә шуңа күрә дә сезнең белән сөйләшергә булдым. Сездән кире элемтә көтәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без хәзер уза торган юл Татарстанда онлайн белем бирүнең тулы кыйммәтле һәм сыйфатлы системасын формалаштыру өчен нигез сала. Әлегә барысы да шома түгел, әмма киләчәктә алынган тәҗрибә уку процессында катнашучыларның барысына да зур өстенлекләр һәм яңа мөмкинлекләр бирәчәк», - дип өстәде ТР Президенты.

Яр Чаллының 78 нче лицее укучылары үзләренең белем алуның яңа форматына ничек ияләшүләре турында сөйләделәр, шулай ук бер платформада барлык дәресләрне үткәрү мөмкинлеген карауны сорадылар.Хәзер укытучылар берьюлы берничә вариант кулланалар: «Учи.ру», «Российская электронная школа», «Виртуальные факультативы» edu.tatar, zoom һ.б. Рөстәм Миңнеханов профильле министрлыкларның (ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы) бу мәсьәлә белән шөгыльләнүләрен хәбәр итте.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, техник моментлардан тыш, дистанцион укыту форматына юнәлтелгән сыйфатлы контент әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Укучылар шулай ук уку форматының никадәр озак дәвам итәчәге белән дә кызыксындылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә мәҗбүри чара. Бүген республикада тотрыклы хәл күзәтелә,әмма моңа чикләү чараларын кертү хисабына ирешелә. Ул барысына да сабырлык җыярга һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә кушты. «Без боларның барысы да уңайсыз булуын аңлыйбыз. Әмма бу катлаулы чор булачак. Хәзер безнең өчен иң мөһиме-сезнең сәламәтлек. Шуңа күрә үзегезне һәм якыннарыгызны саклавыгызны сорыйм. Барлык куркынычсызлык чараларын үтәгез. Без бу кыенлыкларны мөмкин кадәр тизрәк җиңеп чыгу өчен барысын да эшлибез", - диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International