ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар, бүгенге көннән башлап янгынга каршы махсус режим башланды. Бу чорда вакыт катгый тыела:

"Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс сайлап алуына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 30 млн. сум тәшкил итәчәк. Крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе мәҗбүри таләп булып тора.

 

Начар метеорологик күренешләр: иртән, көндез 2020 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с) көчле җил көтелә.

2020 елның 10 апреленә

2020 елның 9 апрелендә 18 сәгатьтән 2020 елның 10 апрелендә 18 сәгатькә кадәр

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава.Урыны белән бераз яңгыр.Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, иртән һәм көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы 0 .. .+3˚.

Көндез максималь һава температурасы +12..+16˚

Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов видеоконференцэлемтә режимында Лениногорск районы мәгариф учреждениеләрендә дәресләр барышын күзәтте, укучылар һәм укытучылар белән аралашты.

Самоизоляция- яраткан укучыларны китапсыз һәм кирәкле мәгълүматсыз калдыру өчен сәбәп түгел диеп Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең онлайн-режимына күчтеләр.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 19 мартындагы 670-р  санлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, җир кишәрлекләрен арендалаучыларга - кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 2020 елда каралган аренда түләвен кичектереп торуны һәм аны 2021 елда яки арендатор тәкъдим иткән башка шартларда аренда килешүендә каралган срокларда тигез өлешләрдә түләүне күздә тоткан өстәмә килешү төзү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Агымдагы елның 14 апрелендә 9:00-17:00 сәгатьләрдә хатын-кызлар - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 31/7 йорт, 8(800) 201-16-00 телефоны буенча оештыра.

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында һәм Лениногорск муниципаль районы авыл җирлекләре территорияләрендә коронавирус инфекция таралуны булдырмау максатларында территорияләрне, керү юлларын чистарту, яфраклар җыю, чишмәләрне һәм һәйкәлләрне чистарту эшләре алып барыла. Көн саен территорияләрне җыештыруга берничә кеше чыга.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе бу атнада гражданнар күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу туктатылган очракта, аларга нәрсә эшләргә кирәклеген һәм сәбәпләрен 2020 елның 30 апреленә кадәр юкка чыгарырга кирәклеген белергә мөмкин булган кайнар линия эшли башлады. Исегезгә төшерәбез, әлеге кайнар линияне апрель дәвамында көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр үткәрү планлаштырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International