Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов мәктәп директорлары белән дистанцион киңәшмә үткәрде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов мәктәп директорлары белән киңәшмә үткәрде һәм ZOM программасы ярдәмендә дистанцион уку турында фикер алышты.

Zoom конференциясе һәм чаты - хәбәрләр алмашу һәм контентны реаль вакыт режимында тапшыру белән видеоконференцэлемтә.

Лениногорск районы һәм шәһәрнең мәктәп укучылары өчен дүртенче чирек өлеше яңа форматта старт алды, барлык мәктәп укучылары дистанцион рәвештә белем алачак, мондый чаралар яңа коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау максатыннан кабул ителде.

Киңәшмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов мәктәп директорлары белән дистанцион укуга күчкәндә туган кыенлыклар турында сөйләште. Сораулар күп балалы гаиләләрдән булган балалар өчен уку процессын оештыруга кагылды. Хәзер интернет онлайн аша белем алу мөмкинлеге булмаган гаиләләр дә махсус контрольдә. Алар белән укытучылар телефон аша элемтәдә торачак, хәзерге вакытта шулай ук эшнең башка форматы турында мәсьәлә дә эшләнә.

Район башлыгы киңәшмәгә кадәр укучылар белән видеоэлемтә аша аралашты, 7 нче, 5нче мәктәпнең һәм Тимәш урта мәктәбенең дәресләрен карады.

Шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтү өчен кайнар линиясе эшли: 8 (800) 200-91-85.

Илдә эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга кадәр дистанцион укыту дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International