Бүген «Россельхозцентр» ФДБУнең Лениногорск филиалында район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар-Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Лениногорск филиалы башлыгы Марат Ганиев, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре 2020 елгы чәчү кампаниясенең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.