ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе мошенниклык гамәлләренең яңа төрләре турында хәбәр итә.

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша үткәрде.

Гариза бирү өчен түбәндәгеләр кирәк:


- «Дәүләт хезмәте» порталында теркәлү узарга һәм исәпкә алу язмасын расларга


- "Работа в России" порталында авторизацияләнергә


- Резюме бастырырга

Лениногорскида җәмәгать урыннарын: урамнарны, тротуарларны, скверларны һәм паркларны комплекслы санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан эшләнә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.

Язгы-җәйге чорда, һәр кеше теләсә кайсы яшьтә зур шатлык һәм өмет белән ял көтә, ял һәм бәйрәм көннәрендә табигатьтә ял итәргә, шулай ук үзләренең өй яны участокларында, дачаларында, бакча йортларында билгеле бер эш башкарырга планлаштыра. Кызганычка каршы, кайберәүләр кар эрегәннән һәм кар суы киткәннән соң янгын куркынычы кискен артуын оныта. Коры үләнне, бакча йортлары территорияләрендә чүп-чарны яндырганда ут белән саксыз эш итү еш кына бәла-каза белән әйләнә – бу ел саен нәкъ менә шул сәбәп белән барган барлык янгыннарның 50% ы дигән сүз.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 13 апрельгә Лениногорскида болытлы, аязучан көндез. Төнлә, иртән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшемнәр, урыны-урыны белән көчле; кайбер районнарда кыска вакытлы буран. Көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр.


12
апрель, 2020 ел
якшәмбе

12 апрель 18 сәгатьтән 13 апрель 18 сәгатькә кадәр.

2020 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән көтелә:

-көчәйгәндә секундына 17-20 метрга кадәр көчле җил.;

-кыска вакытлы буран;


11
апрель, 2020 ел
шимбә

Болытлы.

Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем.

Көндез аерым районнарда кыска вакытлы буран.

Җил көньяк-көнчыгыштан төньякка күчү белән 6-11 м/с, көндез һәм кич белән 8-13 м/с, урыны белән 17-22 м / с кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә 0..+5˚.

Көндез максималь һава температурасы +3..+6˚.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Лениногорскида җәмәгать урыннарын: урамнарны, тротуарларны, скверларны һәм паркларны комплекслы санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус йогышын профилактикалау максаты белән эшләнә. Бүген Буровиклар паркы, медсанчасть артындагы күлдә җәяүлеләр зонасы, Геройлар аллеясы,  Горький исемендәге парк,  Түбән күлнең җәяүлеләр зонасы эшкәртелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International