Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша үткәрде.
«Эшлекле дүшәмбе» нең эше полиция начальнигы урынбасары - Олим Отакуловның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан бер атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов хокук саклау органнарына үткәрү пунктларында контрольне һәм шәһәр урамнары буйлап патрульлек итүне көчәйтергә күрсәтмә бирде.
«Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, мошенниклар, бүгенге вәзгыятьтән файдаланып, ышанычлы гражданнарны алдый.
Мошенниклык корбаны булган очракта, бу хакта полициягә 102 яки 8(85595) 2-72-20 телефоны аша хәбәр итегез. Шулай ук махсус хезмәтләрне ашыгыч рәвештә чакыру өчен барлык кәрәзле элемтә операторлары өчен бердәм " 112 " номеры эшли.
Без сезне уяу булырга чакырабыз һәм алдакчыларның хәйлә-мәкерләренә эләкмәгез!
Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашучыларның игътибарын коронавирус инфекциясен профилактикалау, янгын куркынычсызлыгы, экологик икеайлык һәм агымдагы мәсьәләләргә юнәлтте.