13 апрельгә Лениногорск халкы өчен һава торышы фаразы

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 13 апрельгә Лениногорскида болытлы, аязучан көндез. Төнлә, иртән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшемнәр, урыны-урыны белән көчле; кайбер районнарда кыска вакытлы буран. Көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр.

Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән 17-22 метр,көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә 0..+2, максималь һава температурасы көндез +4..+8˚.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International