Лениногорскида җәмәгать урыннарын: урамнарны, тротуарларны, скверларны һәм паркларны комплекслы санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан эшләнә.
«Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ көче белән шушы көннәрдә М.Горький исемендәге парк һәм бөтен шәһәр буйлап контейнер мәйданчыклары эшкәртелде.
Лениногорск хакимияте халыкка өйдә калыгыз, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз!