Язгы-җәйге чорда, һәр кеше теләсә кайсы яшьтә зур шатлык һәм өмет белән ял көтә, ял һәм бәйрәм көннәрендә табигатьтә ял итәргә, шулай ук үзләренең өй яны участокларында, дачаларында, бакча йортларында билгеле бер эш башкарырга планлаштыра. Кызганычка каршы, кайберәүләр кар эрегәннән һәм кар суы киткәннән соң янгын куркынычы кискен артуын оныта. Коры үләнне, бакча йортлары территорияләрендә чүп-чарны яндырганда ут белән саксыз эш итү еш кына бәла-каза белән әйләнә – бу ел саен нәкъ менә шул сәбәп белән барган барлык янгыннарның 50% ы дигән сүз.