Лениногорскида җәмәгать урыннарын: урамнарны, тротуарларны, скверларны һәм паркларны комплекслы санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус йогышын профилактикалау максаты белән эшләнә. Бүген Буровиклар паркы, медсанчасть артындагы күлдә җәяүлеләр зонасы, Геройлар аллеясы, Горький исемендәге парк, Түбән күлнең җәяүлеләр зонасы эшкәртелгән.
Көн саен «Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ көче белән җәмәгать урыннары эшкәртелә.
Лениногорск хакимияте халыкка өйдә калыгыз, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә! Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз.