Лениногорскида урамнарны һәм тротуарларны, скверларны, паркларны, җәмәгать урыннарын санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан эшләнә.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева йөкле хатын-кызлар катнашында социаль ярдәм чаралары һәм аларны рәсмиләштерү тәртибе турында онлайн мәгълүмат сәгате үткәрде.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлегендә 2020 елның 20 маеннан алып 2020 елның 03 июненә кадәрге чорда балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылды.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге» ДАҺБУ (ГАУСО) хезмәткәрләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тарафыннан инвалидлары һәм аз керемле гаиләләре булган гаиләләр яшәгән урыннарга автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча эш дәвам итә. Бу мәсьәләгә аңлап каравыгызны үтенәм, чөнки бу Сезнең һәм балаларыгызның иминлеге өчен эшләнә.
Лениногорскида «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 13 ишегалды территориясен төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы тәмамланды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү чорында электрон рәвештә кергән исәп-теркәү эшләрен башкаруга гаризалар саны шактый арткан.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток - Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагоглары интернет – ресурслар ярдәмендә "Су анасы" әкиятен сәхнәләштерделәр. Чараның максаты: әкият белән танышу һәм аны театральләштерү.
«Исток-Башлангыч» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүче хатын-кызларны "Гранат-Стан Групп"ҖЧҖ компаниясе котлады. Ветераннарга азык-төлек җыелмалары һәм сугыш вакытында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре тапшырылды.
Татарстан Республикасының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, 2020 елның 1 июленнән башлап, балигъ булмаган балаларның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерлар иминият пенсиясен индексация белән ала башлаячак.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:
Метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү- консультация.
2020 елның 20 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда чакта башланса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала торган автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96